Ләшәү Тамак мәктәбе укучылары Яр Чаллы шәһәрендә регион күләм үткәрелгән "Ломоносов укулары" исеме астында узган фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Укучылар өченче дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән бүләкләнделәр. Гинар Абдуллин, информатика укытучысы, төркем җитәкчесе: - "Информатика" секциясендә катнашучаларның барысы да лицей һәм гимназияләрдән иде. Көчле эшләр,әлбәттә бик күп иде, ләкин без укучылар белән...
Ләшәү Тамак мәктәбе укучылары Яр Чаллы шәһәрендә регион күләм үткәрелгән "Ломоносов укулары" исеме астында узган фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Укучылар өченче дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән бүләкләнделәр.
Гинар Абдуллин, информатика укытучысы, төркем җитәкчесе:
- "Информатика" секциясендә катнашучаларның барысы да лицей һәм гимназияләрдән иде. Көчле эшләр,әлбәттә бик күп иде, ләкин без укучылар белән куркып калмадык, кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Тырышлыклар бушка китмәде, дипломга ия булдык. Үзебезгә алга таба да шундый бәйгеләрдә катнашырга дигән максат куйдык.

Нет комментариев