Әлмәт мәктәбендә Маис Гайнетдинов призына Сарман муниципаль районы буенча бадминтон ярышлары үткәрелде.
Бу чараны ачу тантаналы рәвештә оештырылды. Спорт ярышын ачуда район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев , район мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров катнашты. Алар районыбызның яшь спортчыларын бадминтон ярышы башлану белән кайнар котладылар.
Бадминтон ярышына килгән укучыларга Әлмәт мәктәбе директоры Рамил Садыйков уңышлар теләде, ә укучылар аларга Әлфия Юнысова җитәкчелегендә җырлар, биюләр, шигырьләр бүләк иттеләр. Ярыш ике көн дәвам итте, анда 2001-2005 елгы укучы кызлар катнашты. Бу ярышны Әлмәт мәктәбе укытучысы Марат Әшрәфуллин оештырды. Беренче көнне ярышта 6 команда катнашты: Илексаз(тренеры -Зилә Хуҗина ), Александровка (тренеры - Алмаз Илдаров ),Иске Кәшер (тренеры- Фәнүс Абдуллин ), Сарайлы (тренеры- Нәркиз Мөхәммәтов ), Кәүҗияк (тренеры- Әзһәр Даутов ), Әлмәт мәктәбе ( тренеры-Марат Ашрафуллин) катнаштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:
“А” подгруппасы буенча Хәбибуллина Әдилә -1 нче урынны, Шәйдуллина Илнара - 2 нче урынны (Сарайлы мәктәбе, тренерлары - Нәркиз Мөхәммәтов ), 3 нче урынны Мөхәммәдиева Рүзилә (Александровка мәктәбе, тренеры - Алмаз Илдаров ) яуладылар.
“Б” подгруппасы буенча җиңүчеләр: 1 нче урында - Рамазанова Гөлшат (Иске Кәшер мәктәбе, тренеры - Фәнүс Абдуллин ), 2 нче урында - Шакирова Азалия, 3 нче урында - Солтанова Чулпан (Илексаз мәктәбе, тренерлары - Зилә Хуҗина).
Барлык катнашучыларга сертификатлар, дипломнар, медальләр әзерләгән иде.
Аларны яшь спортчыларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев , район мәгариф бүлеге профсоюз оешмасы җитәкчесе Илдар Хадиев , яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин ,” Бердәм Россия” партиясе секретаре Айназ Сафина тапшырды.
Нет комментариев