САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәрне, авыруларны караган өчен компенсация һәм айлык акчалата түләүләр стажга шәхси исәп мәгълүматлары нигезендә кертеләчәк

Канунга үзгәрешләр кертелү сәбәпле 1 группа инвалидны, инвалид баланы, 80 яшьтән өлкәннәрне карау вакытын раслау һәм стажга кертү тәртибе гадиләштерелә. Әлеге үзгәрешләр тулырак хисап алып баруны һәм киләчәктә гражданнарның пенсия хокукларын тормышка ашыруны тәэмин итәчәк. Исегезгә төшерәбез, караган өчен компенсация һәм айлык акчалата түләүләр гади акчалата түләү генә түгел. Әгәр...

Канунга үзгәрешләр кертелү сәбәпле 1 группа инвалидны, инвалид баланы, 80 яшьтән өлкәннәрне карау вакытын раслау һәм стажга кертү тәртибе гадиләштерелә. Әлеге үзгәрешләр тулырак хисап алып баруны һәм киләчәктә гражданнарның пенсия хокукларын тормышка ашыруны тәэмин итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, караган өчен компенсация һәм айлык акчалата түләүләр гади акчалата түләү генә түгел. Әгәр гражданин 1 группа инвалидны, инвалид баланы, 80 яшьтән өлкәннәрне карый икән бу вакыт аңа стажга исәпләнә. Аның булачак пенсиясенә һәрбер караган тулы ел өчен өчен 1,8 балл өстәү каралган. Бу - башка эштә эшләмичә, авыруны караган кешегә пенсия хокукларын формалаштыру өчен кертелгән чара.

"Элек гражданинга пенсия билгеләгәндә бу периодларны стажга кертү өчен өстәмә раслаучы документлар кирәк булса, хөкүмәт карар кабул иткәннән соң бу периодларга стаж һәм пенсия баллары Пенсия фондында булган шәхси учет мәгълүматлары нигезендә билгеләнә. Стаж һәм баллар гражданнарның шәхси иминият счетында күренә һәм өстәмә рәвештә расламыйча гына пенсия билгеләгәндә исәпкә алына. Шулай итеп, гражданнар өстәмә документлар җыюдан һәм аларны раслап йөрүдән азат ителә", дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Справка рәвешендә

Эшкә яраксыз гражданнарны караучыларга түләү аларның югалткан хезмәт хакын компенсацияләү максатыннан түләнә: башка кеше ярдәменә мохтаҗ, 1 группа инвалидларны, 80 яшьтән узган өлкәннәрне караган өчен.

Акча алучылар - 73 мең кеше.

Түләү күләме - 1200 сум.

Бер елга 1,05 млрд. сум түләнгән.

Инвалид балаларны, балачактан 1 группа инвалидларны караган өчен югалткан хезмәт хакларын компенсацияләү максатыннан акча түләнә.

Алар -3,8 мең кеше.

Түләү күләме - 1200 сум(әти-әнисе яисә уллыкка алучысы булмаса).

Бер елга 54,8 млн. сум түләнгән.

Әтисе яки әнисе, уллыкка алучысы караган очракта бер айга 5500 сум түләнә.

Акча алучылар саны - 9,1 мең кеше. Бер елга түләү - 601,9 млн. сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев