Җәлилнең икенче мәктәбендә Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм табыны әзерләнде
Укытучылар көне уңаеннан, Җәлил бистәсенең икенче мәктәбендә бәйрәм табыны әзерләнде. Аңа лаеклы ялдагы мөгаллимнәр дә чакырулы иде. Укытучылар хис-кичерешләре белән бүлештеләр, җылы хатирәләрне искә алдылар, яңа буын педагогларга киңәшләрен бирделәр, теләкләрен җиткерделәр. Укучылар әзерләгән концерт программасы укытучыларның күңеленә хуш килде. Алар төрле биюләр, күңелле сәхнә өзекләре әзерләгәннәр иде. Хәбәрне мәктәпнең...
Укытучылар көне уңаеннан, Җәлил бистәсенең икенче мәктәбендә бәйрәм табыны әзерләнде. Аңа лаеклы ялдагы мөгаллимнәр дә чакырулы иде. Укытучылар хис-кичерешләре белән бүлештеләр, җылы хатирәләрне искә алдылар, яңа буын педагогларга киңәшләрен бирделәр, теләкләрен җиткерделәр. Укучылар әзерләгән концерт программасы укытучыларның күңеленә хуш килде. Алар төрле биюләр, күңелле сәхнә өзекләре әзерләгәннәр иде.
Хәбәрне мәктәпнең "Яшь хәбәрче" түгәрәге җитәкчесе Алсу Сәлимҗанова җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев