“Үлемсез полк” кадерле кешеләребез турындагы истәлекләрне яңартты
Җәмгыять

“Үлемсез полк” кадерле кешеләребез турындагы истәлекләрне яңартты

Бүген Сарман урамнарыннан “Үлемсез полк” үтте.

Анда район башлыгы Фәрит Хөснуллин, җитәкчелек, районыбыз кунаклары һәм сарманлылар катнашты. Шунысы куанычлы: райондашларыбызның һәркайсы сугышта ятып калган, исән кайтып, сугыш яраларыннан сызланып яшәгән, гомерләре өзелгән якыннарының истәлекләрен күңел түрләрендә кадерләп саклыйлар.
- Шушы бәйрәмгә чыксам, күзләрем яшьләнә. Минем дә бабам һәм башка якыннарым сугышта катнашкан. Ә бабам анда ятып ук калган. Үзен бер генә тапкыр да күрмәсәм дә, ул миңа бик кадерле, - диде бәйрәмне тамаша кылучы Фәридә ханым.


Нет комментариев