Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ләшәү Тамакта «Җәйге шифа» проектының дүртенчесе үткәрелде

Җирлектә гамәлгә ашырылучы әлеге проект хакында күпләр ишетеп беләдер, ә барып күрсәләр, мөгаен, ныграк та ошатырлар иде. Җылы мохиттә үтүче гаять эчтәлекле һәм файдалы очрашуда бер булганнар аларны көтеп алалар. Без проект авторы Ландыш Шәйдуллина белән киләчәккә планнары хакында сөйләштек.

– Ландыш Камиловна, “Җәйге шифа” проекты ахырына якынлашып килә. Бу файдалы очрашуларны оештыру идеясе каян туды һәм аларның максаты нәрсәдә иде?

– Проект табигать ресурсларының сәламәтлек өчен мөһимлеген аңлатуга, халык медицинасы традицияләрен өйрәнүгә һәм шушы җирлектә яшәгән, хезмәтләре, кул көчләре белән үзләреннән соң тирән эз калдырган авылдашларыбызны искә алу, өлкән буын белән яшьләр арасында мәгънәле сөйләшү булдыруга юнәлтелде. Нәсел, туганлык җепләре ныклы булса, киләсе көнгә ышаныч, өмет арта, яшәү мәгънәлерәк кебек тоела миңа. Әлеге проект та экологик тәрбия бирү, авылдашларыма хөрмәтебезне белдерәсе килү теләгеннән туды.

Мәктәп директоры Ринат Сирин улы, күршеләрем – авыл мәдәният йорты директоры Илсөяр апа һәм Зөбәер абый Кәлимуллиннар, тормыш иптәшем Әгъдәс минем фикерне куәтләделәр. Бергәләп дәресләргә әзерләнәбез хәзер. Үткәрү урыны итеп авыл уртасындагы Хәтер обелискы сайланды. Монысы да символик мәгънәгә ия, чөнки безнең авылларда да сугыш җиле кагылмаган бер капка да, кара пичәтле хат алмаган бер гаилә дә калмаган. Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калганнарның туганнары өчен изге бу җирдә алар рухына дога кылына, бакыйлыкка күчкән авылдашларыбызны искә алабыз.

– Узган дәрестә карлыган турында сөйләшкәнсез. Укытучы итеп кемне чакырдыгыз?

– Әйе, дүртенче дәресебез карлыган куагына багышланды. Ник, дисәгез, нәкъ менә июль аенда Карлыган көне билгеләп үтелә. Аннан соң бу куакның кырык төрле файдасы бар икәне дә билгеле. Карлыган уңышы җыелып бетеп килгәндә, бу куакка мәдхия җырлап алу уңышлы булды. Бу юлы дәресне “Ак калфак” Татарстан хатын-кызлары региональ иҗтимагый оешмасының поселок бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Гарипова алып барды. Ул карлыганның җимеше генә түгел, яфрагы да, хәтта бөресе дә файдалы булуы хакында сөйләде. Укытучы үзенең осталыгын да күрсәтеп, алма кушып эшләгән тәмле карлыган каклары, хәтта бөрлегән кайнатмасы да алып килгән иде. Шулай ук андыз тамыры, меңъяфрак кебек шифалы үләннәрнең серләрен дә ачты ул. Ә үз куллары белән урман-кырлардан җыеп әзерләнгән 12 төрле үләннән торган чәй мәтрүшкә, чамбырдан алып кипкән алма, җиләк-җимешләрне дә берләштергән иде. “ТабигатьАнабызның нигъмәтләре искиткеч күп, аларны бары тик иренмичә җыярга, киптерергә, дөрес итеп кулланырга, файдасын күреп, рәхмәтле булып кабул итәргә, ышанырга гына кирәк”, – диде остаз. Сүз уңаеннан, Гүзәлия Нух кызы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итүче төркемдә булуы, эшчәнлекләре хакында, ничек ярдәм итәргә мөмкин икәнен дә әйтте.

– Дәреснең икенче өлешендә кемнәрне искә алдыгыз?

– Ләшәү Тамак, Дүсем авылларында бакчалар булдырган авылдашларыбызны искә алдык. Данлыклы агротехник, киндер үстерү бригадиры булган Мөхәммәтвәли бабай хакындагы истәлекләр яңарды. Нәкъ менә ул авылга беренчеләрдән булып карлыган куагын алып кайткан, мул итеп бакча үстергән. Аның карлыганнары шулкадәр күп булган, хәтта күрше авыллардан да килеп ала һәм җыя торган булганнар. Колхозның яшелчәчелек, бакчачылык юнәлеше тарихы аның белән бәйле. Мәскәүгә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә барып, бронза медаль белән бүләкләнгән бу абыйның тырышлыгына шаккатырлык. Карлыган үстерү серләре, умартачылык, җыр-моңга, җиргә, хезмәткә мәхәббәт – балаларына, алардан оныкларына күчкән. Дәрескә әзерләнеп, барысы бергә җыелып кайткан бу нәсел дәвамчыларын тыңлаганда, шуңа инанасың. Оныгы Зөфәр абый бабасы турындагы истәлекләре белән бүлеште. Рушания һәм Алия апалар, Әнәс абый матур җырларын бүләк иттеләр, кичәгә җанлылык өстәделәр. Гармун тавышы, моңлы җырлар гел тынып тормады. Данис абый да үзенең матур җырлары белән авылдашларны сөендерде. Мөхәммәтвәли аганың туганнары да аның турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.

Аннан дәрес авылыбыздагы балта осталары турындагы истәлекләр белән дәвам итте. Зәкәрия абыйның оныклары Радик абый белән Резеда апа бабаларының эш кораллары, аларның һәм кулдан ясалган өстәл-урындыкларының әле дә сакланулары, ул бураган мунчаөйләр турында сөйләделәр.

Күренекле балта остасы Әфкәр абый турындагы истәлекләре белән улы Айрат абый һәм күршеләре Гөлфирә апа белән Фәйрүзә апа бүлештеләр. Туганнары Раем аганы, авылның Әлмәндәре исемен алган Габделмән абыйны да искә алдылар. Авылыбызның тагын бер балта остасы, күп гомерен умартачылыкка багышлаган, атлар асраган Мөдәрис абый турында кызлары Сәрия апа белән Фәйрүзә апа җылы хатирәләре белән уртаклаштылар.

– Гадәттә, дәрес темасы белән бәйләп, кунаклар күчтәнәчләр дә алып киләләр.

– Дүсем авылында яшәүче Нәкыя апа белән Ринат абый Шәйхетдиновлар дистә елга якын кыпрак чәй (иван-чәй) ясау белән дә шөгыльләнәләр. Алар бу үсемлек, аның файдасы турында да сөйләделәр, үзләренең күзәтүләре, чәйне әзерләү серләре белән уртаклаштылар. Дәрес беткәч, хуш исле чәй белән барыбыз да сыйландык. Кайнатмалар фестивале булачагын алдан кисәткәнгәме, алары да бик күп булды табында. Ул арада Чистайдан кайткан кунагыбыз – авыл кияве Әнәс абый иң тәмле кайнатма остасын билгеләде. Ул исемгә Зәкәрия аганың оныгы Резедә Хафизова лаек булды. Аның янына Сәрия апаның карлыган, Дүсем тавы җиләге кагы, үзләренең умартасыннан яңа аертылган бал да өстәлде. Бал, дигәннән, Яхшыбайның уңган егете Әзһәм дә дәрескә күчтәнәче белән кушылды. Ә Айрат абый Ханнанов, Гүзәлия апаның чакыруын кабул итеп, бер банка балны яу кырындагы ватандашларыбызга бүләк итте.

Һәр дәрескә мәйданчыкта яңгыраган җырның бер юлын чакыру итеп сайлап алырга күнектек без. Бу юлы без аны Мөнәвир абый Вәлиев башкарган Мөхәммәтвәли аганың яратып җырлый торган җырыннан алдык: “Калган хәтер, үткән гомер, сатып алыйм дисәң дә, табылмый”. Әйе, гомер – мизгел. Аның кадерен белергә, үткәнне барларга, киләчәккә тапшырырга өлгерергә кирәк.

– Чираттагы дәрестә нинди үсемлекне зурларга планлаштырасыз? Ул, мөгаен, соңгысы буладыр?

– Киләсе дәресебезне миләш белән баланга багышларга уйладык, шәфкать ияләре – табибларны, ветеринарларны хөрмәтләячәкбез. Тик, соңгысы булыр, дип әйтә алмыйм әле. Чөнки август ахырында алмагачка багышланганын үткәрәсе бар. Аннан көзге шифа хакында да уйланабыз. Ул, бәрәңгегә, кабакка дан җырлап, Авыл урамы бәйрәме форматында үтәр, дип планлаштырабыз. Идарә бинасы янындагы мәйданчыкка гаилә агачлары утырту теләге дә бар. Ачык һавадагы дәресләрнең планы язылган, аларны теләктәшлек белән үткәрергә язсын иде. Иң мөһиме – дәресләребез шифалы булсын.

– “...Җирдә яшәү рәхәт, әгәр тойсаң

Кирәк икәнлегең үзеңнең”, – дип, юкка гына җырламыйлардыр. Дөньялыкта яшәү дәверендә башкаларга кирәкле булу тормышның мәгънәсенә, яшәү яменә әверелә. Бу проект белән сез күпләрнең хөрмәтен яуладыгыз. Авыл халкы, якыннарын искә алганнарның балалары, оныклары, туганнары сезгә эчкерсез рәхмәт сүзләрен җиткерәләр. Без дә теләкләргә кушылабыз һәм киләчәктә дә эшләрегезнең уң булуын телибез.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев