Ләшәү Тамак мәктәбендә автомобиль шиналары җыялар
Ләшәү Тамак мәктәбе коллективы укучыларга экологик тәрбия бирү юнәлешендә актив эшли.
Алар, төрле бәйгеләрдә, акцияләрдә катнашып, җиңү яулыйлар, призлы урыннар алалар. Быел да экологик десантны башлаганнар алар.
Гомумбелем бирү мәктәпләре арасында нефтьчеләр тарафыннан оештырылган бәйгедә катнашу кысаларында, алар тәгәрмәчләр җыялар.

Бәйгенең төп максаты булып, экологик торышны яхшыртуга юнәлтелгән процессларны популярлаштыру тора. Шул рәвешле, 2021 елдан башлап, алдагы бәйгеләрдә 31 тонна пластика (шешәләр, полиэтилен пакетлар, пропилен), 18659 данә автомобиль тәгәрмәче җыелган.

Быел да бәйгедә Җәлил поселогының өч мәктәбе катнашырга ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев