Бүген Сарман матбугат үзәгенә кунакка укучылар килделәр. Күтәмәле мәктәбенең бишенче сыйныфын тәмамлап килүче Ильяс Кәшафетдинов белән Даниэль Глуховны класс җитәкчеләре Илсөяр Зәки кызы алып килгән.
Хезмәт юлының бер өлешен матбугат үзәгендә узган педагог укучыларына да журналист эшенең кызыклы булуын сөйләде. “Безнең гаиләдә дә “Сарман”ны яратып укыйлар”, - диделәр егетләр. Ә менә үзләренең, үскәч, полиция хезмәткәре буласылары килә икән. Һөнәрнең кайсы да җаваплылык сорый, әлбәттә. Без егетләрнең хыялларының чынга ашуын телибез.




Нет комментариев