САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кормашта Миңҗамал апа Лотфуллинага 95 яшь тулды

Бүген Кормашта Миңҗамал Хуҗахан кызы Лотфуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Аны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Шәрләрәмә авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Розалия Әхмәтшина, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, Шәрләрәмә авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова котладылар, бүләкләр, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырдылар. Бәйрәмгә Миңҗамал апаның якыннары, күршеләре дә җыелдылар. Ветеран Аксубай районының Яңа Кирәмәт авылында туган. Кияүгә чыкканчы бозаулар караган, заводта эшләгән. Тормыш иптәше Госман абый белән 49 ел гомер кичергән. Ире 2010 елда вафат булган. Алар 6 кыз тәрбияләп үстергәннәр (ике кыз Госман абыйның беренче хатыннан 6 һәм 4 яшьлек чакта ятим калганнар). 10 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Миңҗамал апа кызы Рәмзия тәрбиясендә Яр Чаллы шәһәрендә яши, җәйләрен алар авылда үткәрәләр. «Ана даны» медале белән бүләкләнгән. Хезмәт һәм тыл ветераны исемнәренә ия. Юбиляр турында тулырак язманы район газетасының 14 июль саныннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев