САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Көллиятләргә 43 һөнәр буенча кабул итүне туктатырга мөмкиннәр

Мондый чараны урта һөнәри белем бирү өлкәсендә кадрлар әзерләү структурасы хезмәт базарында заманча чынбарлыкка туры килсен өчен кабул итәргә тәкъдим ителә.

Россия Мәгариф министрлыгы көллиятләргә һәм техникумнарга агымдагы елның 31 декабреннән 43 һөнәр буенча кабул итүдән баш тарту инициативасы белән чыкты, боерыкның тиешле проекты норматив хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган.

Мондый чараны урта һөнәри белем бирү өлкәсендә кадрлар әзерләү структурасы хезмәт базарында заманча чынбарлыкка туры килсен өчен кабул итәргә тәкъдим ителә.

Мәгариф министрлыгы уйлавынча, реклама агенты, авыруларны карау буенча кече шәфкать туташы, кече ветеринария фельдшеры, судно повары, парикмахер, газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау слесаре, шәһәр электр транспорты йөртүчесе кебек һөнәрләр буенча укыту туктатылачак.

Сентябрь башында хөкүмәт Россия икътисадында иң кирәкле һөнәрләр исемлеген киңәйтте. Яңартылган исемлеккә 55 белгечлек һәм 35 һөнәр өстәлгән, шул исәптән робототехника, логистика, медицина, авыл хуҗалыгы, төзелеш, туризм кебек өлкәләр. Шулай ук исемлектә социаль өлкәдән һәм хезмәт күрсәтү өлкәсеннән белгечлекләр дә бар.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/10/66991/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев