Кирилл Кондратьев — «Җәшнә, кояш, җалтыра» фестиваленең көмеш призеры
Үткән атнада Яков Емельянов исемендәге III Бөтенроссия «Җәшнә, кояш, җалтыра» конкурс-фестиваленең финал өлеше һәм гала-концерты узды.
Республикабызның 12 районыннан һәм Казан, Әлмәт шәһәрләреннән җыелган 30 финалист мәртәбәле жюри каршында үз осталыкларын күрсәттеләр. Фестиваль керәшен мәдәниятен саклау, яшь талантларны үстерү һәм атаклы шагыйрь Яков Емельяновның мирасын халкыбызга җиткерү максатыннан оештырылды.
Бу елгы конкурс Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан үткәрелде. «Автор-башкаручы. Шигырь», «Автор-башкаручы. Җыр», «Керәшен шагыйрьләре шигырьләрен укучылар» номинацияләрендә барлыгы 79 катнашучыдан финалга 30ы генә үтте.
Сарман районыннан Кондратьев Кирилл икенче урынны яулап, 7 000 сумлык сертификат һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Фестивальне Татарстан мәдәният министрлыгы, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк һәм керәшен иҗтимагый оешмасы оештырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев