Кичә Алмаз Хәмзин район сәхнәсен гөрләтте
Кичә – 2 апрель көнне район сәхнәсен татар композиторы, җырчы, артист, язучы, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, мәртәбәле бүләкләр һәм әдәби премияләр лауреаты Алмаз Хәмзин гөрләтте.
Ул тамашачыларны матур җырлары, гамьле шигырьләре, гармун моңнары белән сокландырды.
Аның белән бергә иҗатташ дуслары – үзенә ике тамчы су кебек охшаган бертуган энесе Айдар Хәмзин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Милли шура әгъзасы, конгрессның Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев, мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның туганы Флүр Шакиров, якташлары Сәлмән Әхмәтҗанов, Нәзир Гыймазетдинов, язучы һәм журналист Алмаз Гыймадиев та килгән иделәр.
Районыбызга мәртәбәле кунаклар килүнең максаты – Илһам Шакиров белән халыкны якыннанрак таныштыру, аның иҗатын пропагандалау иде.
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев