САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәрби хезмәттәге егетләребезнең әти-әниләренә Рәхмәт хаты килгән

Мәскәү өлкәсе Сергиев Посад районының Шарапово бистәсендә урнашкан шефлык итүче частьтә хезмәт итүче егетләребез хакында һәрвакыт мактау сүзләре генә ишетелә.

Ике егетебез – Динар Гайфуллин белән Илназ Зәйнәповның әти-әниләренә укыту процессын тәэмин итү батальоны командиры С.Кузьмин Рәхмәт хаты җибәргән. Алар Раушания Язкар кызы белән Данияр Навил улы Зәйнәповларга, Рузилә Илдус кызы белән Илдус Рәис улы Гайфуллиннарга адресланган.

“Хөрмәтле әти-әниләр! Безнең частьтә хезмәт итү дәверендә сезнең улыгыз үзен бары тик яхшы яктан, намуслы һәм дисциплиналы хәрби буларак күрсәтте. Ул штат коралларын яхшы үзләштерә һәм белеп куллана. Хәрби уставны һәм күрсәтмәләрне белә һәм көндәлек хезмәтендә аларны дөрес куллана. Үз белемнәрен хезмәттәш дуслары белән теләп уртаклаша, алар арасында абруе югары. Өлкән начальниклары да аны хөрмәт итәләр. Улыгызда тәрбияләгән тәртип, төгәллек, эш сөючән, җаваплылык хисе өчен, рота һәм батальон җитәкчелеге сезгә тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләре җиткерә. Сез лаеклы Ватан сакчысы үстергәнсез һәм улыгыз белән горурлана аласыз. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телибез!”, диелгән әлеге хатларда.   

Бүгенге көндә әлеге частьтә 15 райондаш егетебез хезмәт итә.

Альбина Сабирова язмасы .

Динар Гайфуллин:

Илназ Зәйнәпов:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев