Кер юу машинасының киемнәрне чистартмавында хуҗабикәләр гаепле
Күп хуҗабикәләр порошокны кер машинасының тартмаларына дөрес салмый икән. Бу турыда киңәшләр сайтында язалар.
«Керләрне саласың, порошокны беренче күренгән бүлеккә сибәсең, аннары аптырап каласың – ни өчен сөекле футболкаңдагы таплар һаман да урынында? Кыйммәтле порошок саласың, ә таплар кала. Кат-кат юсаң да – нәтиҗә ноль. Яңа машина – ә киемнәр тузган кебек чыга» – шундый хәл танышмы?
Таныш булса, кер машинасында порошоклар сала торган тартмадагы билгеләргә игътибар иттегез.
- «I» – бары тик алдан юуу өчен (мәсәлән, дачадан соң пычранган джинсылар).
- «II» – көндәлек төп юуу өчен.
- Чәчәк рәсеме – кондиционер өчен генә.
Иң мөһим сер: гадәти юган чакта порошокны беренче бүлеккә генә салсагыз, машина аны бушка гына юып төшерәчәк. Төп юуу этабы бары тик икенче бүлектән башлана.
Шуны истә тотыгыз:
- Көндәлек юуу өчен – бары тик II бүлек.
- Порошокны ике бүлеккә дә салу (I+II) – бик пычрак керләр өчен генә.
- Гельләр – бары тик II бүлеккә, югыйсә алар вакытыннан алда юылып бетә.
- Кондиционер – бары тик «чәчәкле» бүлеккә, югыйсә нәтиҗәсе булмаячак.
Кызык факт: статистика күрсәткәнчә, хуҗабикәләрнең 60 проценты шушы ук хатаны ясый!
Чыганак: https://intertat.tatar/news/ni-ocen-ker-masinasy-kiemnarne-cistartmyi-xuabikalarnen-top-xatasy-5873737
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев