САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Каташ Каран мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады

Сарман урта мәктәбе филиалы булган Каташ Каран төп гомумбелем бирү мәктәбендә 23 укучы белем ала. Шуларның дүртесе - ике егет, ике кыз өчен бүген соңгы кыңгырау чыңлады. Алар тугызынчы сыйныфны тәмамлыйлар. Алда әле зур сынаулар көтә - имтиханнар тапшырасы бар. Мәктәп директоры Миләүшә Сөләйманова, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" җитәкчесе Альбина Сабирова,...

Сарман урта мәктәбе филиалы булган Каташ Каран төп гомумбелем бирү мәктәбендә 23 укучы белем ала. Шуларның дүртесе - ике егет, ике кыз өчен бүген соңгы кыңгырау чыңлады. Алар тугызынчы сыйныфны тәмамлыйлар. Алда әле зур сынаулар көтә - имтиханнар тапшырасы бар. Мәктәп директоры Миләүшә Сөләйманова, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" җитәкчесе Альбина Сабирова, район Советы депутаты Илдар Зәйнуллин, Янурыс авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чулпан Гыймадиева, сыйныф җитәкчеләре Альберт Шәехов, әти-әниләре, укытучылар аларга изге теләкләрен җиткерделәр, тормышларында, киләчәк укуларында уңышлар теләделәр. Укучылар үзләре дә туган мәктәпләренә, укытучыларына, әти-әниләренә ихлас рәхмәт сүзләрен шигъри юлларга салып, җырлар аша ирештерделәр.

Ямансу да, шатлыклы да бәйрәм иртәсе һәркемнең күңелендә матур хисләр калдыргандыр.

Беренче сыйныфта укучыларның да тугызынчыларга әйтер сүзләре бар иде. Алар киләчәктә үзләрен ышанычлы алмаш булырга сүз бирделәр һәм, йөргән юлларында көч өстәргә ярдәм итсен дип, чыгарылыш класс укучыларына туган авыллары суын, сагынганда суларга туган авыллары һавасын - шарлар бүләк иттеләр.

Сарман гимназиясендә соңгы кыңгырау чыңлады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев