САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Картаерга вакыт җитми», - диләр Дамир һәм Гөлүсә Шәймөхәммәтовлар

«Безнең әнкәй ашка барса да, ындыр артыннан гына кайта иде», – дип искә ала Гөлүсә апа.

Җәлил поселогында яшәүче Дамир Әзбәр улы һәм Гөлүсә Сабирҗан кызы Шәймөхәммәтовлар хакында: «Бик матур пар, поселокның иң үрнәк гаиләләреннән берсе», – диләр. Шушы үрнәк пар декабрь аенда үзенең алтын туен билгеләп үтте. Күркәм бәйрәмнәре уңаеннан без дә аларның гаиләләре белән кызыксындык, илле ел буе дус һәм тату яшәүләренең серләрен ачыкларга тырыштык. 
Алар икесе дә ике – Сарман һәм Мөслим районнары чигенә урнашкан Рантамак авылында туып-үскән булып чыктылар. Дамир абыйлар йорты бер генә урамнан торган авылның уртасындарак –  Утар дип аталган өлешендә, Гөлүсә апаларныкы авыл башындарак – аның Тимеркәй дип аталган өлешендә урнашкан була. Үскән чакта бер генә урамлы авылда бер-берсен күрми, очрашмый калмаганнардыр, билгеле. Балалар белән күмәкләшеп уйнаганда да бергә уйнарга туры килгән чаклары  булгандыр. Әмма ул вакытта малай да, кыз да бер-берсенә игътибар итмиләр әле. 
Башлангыч сыйныфларны икесе дә авылда укыйлар. 5-8 сыйныфларга Рангазар авылына йөриләр. Кыш көне интернатта торсалар да, көзге-язгы җылы көннәрдә анда түзеп ята алмыйлар, көн саен 8-9 чакрымны  җәяүләп, кайчагында велосипед белән барып-кайтып йөриләр. Ә 9-10 сыйныфларга инде Александровкага китәләр. Анда да интернатта яшиләр, кайта алганда, кайтып-китеп йөриләр. Әлбәттә, матур балачактан, шаулы-гөрле мәктәп елларыннан күңелләрендә иң матур истәлекләр генә кала аларның.
Урам артында гына Мәллә елгасы ага. Җәйләрен шунда су керә, кышларын тавыннан чана шуа идек. Авылыбызның ямь-яшел болыннарында да тәгәрәп уйнап үстек. Башлангыч сыйныфларда мәктәбебездә Яхшы Каран белән Рантамак арасына урнашкан Шуран авылыннан рус балалары да йөреп укыды. Алар белән дә шау-гөр килеп уйный идек, – дип искә ала Дамир абый. 
Ә мәктәпне тәмамлагач, егет Бөгелмәдә электромонтер һөнәрен үзләштерә. Училищены тәмамлауга, аны армия сафларына алалар. Ике ел сизелмичә дә үтеп китә. Туган авылына кайткан көнне үк клубка кичке уенга чыга. Ни генә әйтсәң дә, авыл да, дуслары-иптәшләре дә сагындырган ич! Гөлүсә апага да беренче тапкыр шунда игътибар итә егет.
Иң элек матурлыгына гашыйк булганмындыр инде. Озын кара чәчле һәм бик акыллы иде ул,  – дип сөйли Дамир абый. 
Гөлүсә апа да егетнең тәрбияле, акыллы икәнлеген бик тиз чамалап ала. Хәер, бер-берсенә игътибар итмиләр, дигәч тә, бер-берсен гел белмичә үсмиләр алар. Егетнең әтисе – бухгалтер, әнисе сатучы булып эшлиләр, авылның абруйлы кешеләре булалар. Улларын да үзләре кеек тырыш, тәрбияле итеп үстерергә тырышалар. Ә клубта яшьләр күмәкләшеп бииләр, уйныйлар. Дамир абый оста гармунчы да була, бармаклары талганчы яшьләрне биетә. Уеннар беткәч, кызны озата кайта. 
Дамир абый озак ял итми, «Җәлилнефть» идарәсе электр цехына эшкә урнаша. Сатучылыкка укыган кыз исә юллама белән тагы да ераккарак – Башкортостанның Бирск шәһәренә китеп бара. Чын мәгънәсендә мәхәббәткә сынау була бу. Кыз да атна саен кайтып йөри алмый, егет тә һәрвакыт ерак юлга чыгып китә алмый. Бик сагынган чакларында, әлбәттә, юл ераклыгын сәбәп итеп тормый егет. Ә бара алмаган чакларында араларны хатлар якынайта. Аннан соң, эшләгән җирендә кызга күз салучы, сүз кушучы егетләр күп була. Дамир абый да кызлар игътибарыннан читтә калмый. Ләкин ике яктан да мәхәббәткә тугрылык саклана. 
Дүрт елдан артык шулай очрашып йөргәч, 1974 елның 27 декабрендә яшьләр өйләнешәләр, гөрләтеп туй ясыйлар. Эш урыныннан җибәрәселәре килмәсә дә, ниһаять, Гөлүсә апа да туган якларына кайтып урнаша. Башта кеше өстендә яшиләр, аннан соң тулай торакка күчәләр, еллар буе хезмәт куйгач кына, өч бүлмәле фатир алуга ирешәләр. 
Дамир абый бер кергән цехтан кабат чыкмый, кырык елдан артык эшләп, лаеклы ялга гына китә. Эшләү дәверендә  бик күп Почет грамоталары белән бүләкләнә, бишьеллыклар җиңүчесе, «Җәлилнефть» идарәсенең атказанган нефтьчесе», «Хезмәт ветераны» исемнәренә лаек була, 3 миллиардынчы тонна нефть табылу уңаеннан медальгә дә ия була. Гөлүсә апа да лаеклы ялга поселокка килеп урнашкач та кергән хезмәтеннән – сәүдә оешмасыннан китә. Эшләгән дәвердә авыр-авыр капчыклар күтәрергә дә, эш сәгатьләре белән дә исәпләшмәскә туры килә. Ә инде бәйрәмнәрдә ярминкәләрдән кайтып кермиләр.
Бәйрәмнәрне бергә үткәрә алганыбыз булмады. Гөлүсә эштә булыр, мин ике бала белән бәйрәмдә булыр идем, – дип искә ала Дамир абый. 
Шушы еллар эчендә бер ул, бер кыз үстерәләр. Бүгенге көндә икесенең дә үз гаиләләре бар, балалар тәрбиялиләр. 
Улыбыз Альфир да Җәлилдә яши. Ә киленебез Лилия Сарманныкы, бик әйбәт булды, бик яратабыз үзен, – диләр юбилярлар, чын күңелдән горурланып. 
Альфир белән Лилия дә, яшь кенә булсалар да, мактауга, соклануга лаек. Күңелләре тулы – мәрхәмәтлелек, кешелеклелек. Алар ике уллары янына Лилия ханымның сеңлесенең ятим калган улын да сыендырганнар, инде менә ничә еллар аңа ата-ана назын биреп яшиләр.
Ренальне барыбыз да яратабыз. Улыбыз белән киленебез аны әле үз балаларыннан да артыграк яраталар төсле. Реналь бик акыллы, «Әби, бабай», дип, безнең өчен дә өзелеп тора. Быел 7  сыйныфта укый, яхшы билгеләр белән генә сөендерә. Көрәш белән шөгыльләнә, Сабан туйларында җиңүләр яулый, – диләр Дамир абый белән Гөлүсә апа.
Кызлары Альфира исә  Әлмәт шәһәрендә яши, шәфкать туташы. Ул тормыш иптәше белән ике бала үстерә.
«Сез бәхетлеме?» – дигән сорауга юбилярлар беравыздан: «Бик бәхетле. Балаларыбыз, оныкларыбыз бик әйбәтләр, акыллы, тәртиплеләр», дип җавап бирделәр. 
Әтисе бухгалтер, әнисе сатучы булуга гына кызыкмадым. Яшьтән үк кешеләрне таный торган сәләтем булган дип уйлыйм. Дамир яшьтән үк төпле егет булды, эчмәде, тартмады. Ярты гасыр буе яшәп, язмышымны аның белән бәйләвемә бер генә тапкыр да үкенгәнем булмады. Әти-әниләре дә акыллы, тырыш кешеләр иде. Бүгенге көндә дә бер-беребезне бик яратабыз. Парлы тормышка, иртән торып, бергә чөкердәшеп чәй эчүләргә ни җитә! – ди Гөлүсә апа. 
Ә тату яшәүнең серен алар икесе дә үзара хөрмәттә, мәхәббәттә һәм тугрылыкта күрәләр. Һәм, әлбәттә, нәселдән, балачактан ук килгән тәрбиянең дә әһәмияте зурдыр.
 Алты бала арасында мин бишенчесе булдым. Әтием сугыш ветераны иде. Яудан кулы яраланып, II төркем инвалид булып кайтты. Бик эшчән, тырыш булды. Мал-туар да карады, куян да асрады, яшелчә дә үстерде. Без йокыдан торганчы, урманнан утын кисеп алып кайтып куйган була иде инде. Әниебез бик дини иде, намазын калдырмады. Кешеләр белән ачуланышмады, ярамаган сүз сөйләмәде. Ашка барса да, ындыр артыннан гына кайтыр иде. Безне дә эшкә, чисталыкка, каршы эндәшмәскә  өйрәтеп үстерде. Аны авылда «Ак әби» дип йөрттеләр. Ә әтиебез бу дөньядан иртәрәк китте, мин 3 класста укыганда ук вафат булды. Иң олы абыебыз, өйләнеп, төп йортта калды, әниебезгә безне – биш эне-сеңлесен дә үстереште, – дип, сүзен дәвам итә Гөлүсә апа. 
Халык юкка гына: «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», – димәгәндер. Алар йортында әти-әни тәрбиясенең йогынтысы һаман да сизелә әле. Янәшәдә Дамир абый булганда, сүзне ул сөйли. Ә Гөлүсә апа аны тулыландыра, үзенә туры бирелгән сорауларга җавап бирә.
Алар янында килен – Лилия ханым да үзен үз гаиләсендә кебек хис итә.
Икесе дә – искиткеч кешеләр. Килен булып төшүгә үк, мине үз кызларыдай каршы алдылар, белмәгәнне өйрәттеләр, һәрвакыт ярдәм иттеләр. Бүгенге көндә дә алар җылысын һәм кайгыртуын тоеп яшибез. Бөтен эшне бергә эшлиләр, кибеткә бергә баралар, ашарга да бергәләп пешерәләр. Ә Альфира белән без – апа белән сеңел кебек, – ди ул.
Җәйләрен исә бәхетле пар Рантамакта – Дамир абый үскән төп йортта үткәрәләр. Март ахырларында ук кайтып, кышка кергәндә генә Җәлилгә киләләр. Йортны тышлаганнар, гараж, мунча кебек корылмаларны өр-яңадан салганнар. Бакча тутырып, бәрәңге, җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр, ишегалды тутырып, кош-корт асрыйлар. Шулай итеп, төп йортның утын сүндермиләр. 
Лилия ханым белән сөйләшкәндә, Дамир абыйның тагын искиткечрәк сыйфатлары ачылды. Каралты-курадагы һәр әйбергә аның кул җылысы күчеп кала. Ремонт, төзелеш эшләреннән тыш, бик оста бакчачы да булып чыкты ул. Кыш көне үк үз куллары белән төрле үсентеләр утырта, яз җиткәч, бакчасын казый, яшелчә, җиләк-җимеш утыртуны да үзе башкара, җәй буе аларны тәрбияли,  көзен кайнатмалар, компотлар әзерли, салатлар ясый. Шаярыпмы-чынлапмы, токмач кисәргә генә өйрәнә алмадым, ди ул. Гөлүсә апа исә аның янында бөтерелә, банкалар юып һәм башка эшләр белән аңа ярдәм итеп тора һәм йортта, хуҗалыкта чисталык, уңайлылыкны саклый. Ямь-яшел бәбкә үлән үскән ишегалдына аяк басарга читенсенеп торырлык, бер чүп әсәре күрмәссең, диләр аның йортында булганнар. 
...Тәрәзә артында – буран, ә Дамир абый килер яз өчен үсентеләр утыртырга әзерләнә. Аның янында Гөлүсә апаның бөтерелгәненә иманым камил минем. Киләчәктә дә шулай бергә булыгыз, тырыш хезмәтегез, күркәм сабырлыгыгыз, гаҗәеп тыйнаклыгыгыз, зирәк акылыгыз белән булдырган кадерле кыйммәтләрегезнең әҗерен күрегез һәм һәрвакыт бүгенгедәй бәхетле булыгыз! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев