Кафия апаны 90 яше белән котладылар
Сөлек авылында яшәүче Дәүләтшина Кафия Мәхмүт кызына бүген 90 яшь тулды.
Сабыр, тыйнак, ачык йөзле, кунакчыл апа белән моннан берничә ел элек күрешкән идек. Ул чакта тормыш иптәше Наил абый да исән иде. Кызганыч, каты авыру аны бу якты дөньядан вакытсыз алып китте. Кафия апа гомер юлдашының медальләрен кадерләп саклый, аларга карап, ямансулап та ала.
Кафия апаны гомер бәйрәме белән бүген балалары, оныклары тәбрикләделәр, кадерле булып, сихәт яшәвен теләделәр. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тә бәйрәм котлавын ирештерде, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләкләре тапшырды. Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, авыл ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова да изге теләкләрен җиткерделәр, ныклы саулык, бәхет теләделәр. Кафия апаны без дә котлыйбыз, бәрәкәтле гомер телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев