Иске Кәшердә Хисам Камаловка багышланган күргәзмә оештырылды
Иске Кәшер авыл китапханәсендә күренекле шагыйрь һәм язучы Хисам Камаловның 100 еллык юбилеена багышланган «Фронтовик-шагыйрь» исемле китап күргәзмәсе оештырылды.
Күргәзмә укучыларны Ватан сугышының героик еллары белән бәйле юбилярның тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. Хисам Камалов сугышны хәрби корреспондент булып уза. Ул очерклар һәм хикәяләрне туп-туры алгы сызыктан яза, сугышчыларга үз сүзе белән ярдәм итә. Китапханә үз укучыларын рухи һәм ихлас хисләргә бай иҗат дөньясына чумарга чакырды. Китапларга авторның төрле елларда язылган шигырьләре, романнары һәм повестьләре тупланган.

Фото үзәкләштерелгән китапханәнең Вконтакте челтәрендәге төркеменнән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев