Иске Имәннән Ришат Фазуллин лаеклы ялда да яраткан шөгылен ташламый
Яз җитеп, җылы һава торышы урнашу белән, урамда, басу-кырларда күпләп бал кортлары оча башлый.
Димәк, умартачыларның да кызу эш чоры башлана.
Район территориясендә әлеге шөгыльне үз иткәннәр 400дән артык исәпләнә. Араларында берничә крестьян-фермер хуҗалыгы да, шәхси эшмәкәр дә бар. Умартачыларның күпчелек өлеше исә шәхси хуҗалыкларда эш итә.
Шуларның берсе – Иске Имән авылыннан Ришат Фазуллин. Ул бал кортлары үрчетү белән 1989 елдан бирле мәшгуль.
– Хәзерге вакытта миңа – 66 яшь. Умартачылыкка һәвәслек безгә әниебез ягыннан килә. Аның үзенең бу эшкә бик исе китмәде, ә менә әнисе Сәхипҗамал яшьтән кортлар тирәсендә кайнашкан. Бәлки, шуңа да ул 100 яшькә кадәр җиткәндер. Апасы Галия, сеңлесе Фирүзә дә – умартачылар, – ди ул.
Фазуллиннарның нәсел шөгыле турында күбрәк беләсегез килсә, район газетасының 4 апрель санын укырга онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев