Бүген Иске Имән авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантана узды.
Аның кысаларында Украинада махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булган авылдашлары - "Батырлык өчен" медале иясе Руслан Шакировка мемориаль такта куелды. Тантанада катнашкан район башлыгы Фәрит Хөснуллин батырның әти-әнисенә, якыннарына, авылдашларына тагын бер тапкыр рәхмәт сүзләре җиткерде, ил-көннәргә тынычлык теләде. Авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова да хөрмәт сүзләре ирештерде.
Нет комментариев