Иске Әлмәттә «Бергә булыйк, бердәм булыйк» бәйрәм концерты узачак
«Татарстанда Җәй» проекты кысаларында Сарман районында күңелле һәм эчтәлекле чаралар дәвам итә. Җәйнең соңгы ае тиз үтеп киткәнче, аның һәр мизгелен җыр-бию һәм күтәренке кәеф белән ямьләндереп калырга ашыгыгыз!
14 август көнне сәгать 17:00 дә Иске Әлмәт авылының Сабантуй мәйданында «Бергә булыйк, бердәм булыйк» дип аталган зур бәйрәм концерты булачак.

Гүзәл табигать кочагында сәнгать осталарының моңлы җырларын тыңлап, уңай эмоцияләр алырга чакырабыз! Мәдәни чарада барыгызны да көтеп калабыз. Килегез, бергәләп күңел ачыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев