Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов елның беренче аендагы аяныч статистиканы җиткерде.
ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ул гыйнварда исерек шоферлар катнашында 8 авария теркәлүен белдерде.
Әлеге юл-транспорт һәлакәтләре дүрт кешенең гомерен өзгән, тагын ун кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.
Республика Дәүләт автоинспекциясе кисәтә: исерек хәлдә руль артына утыру — юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң тупас бозуларның берсе һәм ул төзәтә алмаслык фаҗигаләргә китерергә мөмкин.
Нет комментариев