Җәмгыять

Иртәгә Татарстанда көчле җил һәм яңгырлар булачак

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 16 июльдә республикада яңгыр, яшен, боз һәм секундына 18 метрга кадәр көчле җил булуын кисәтә, дип яза «Татар-информ» МА.

Халыкка реклама такталары, агачлар, юл билгеләре һәм электр линияләре яныннан читтә тору, өлкәннәргә, балаларга һәм авыру кешеләргә игътибарлы булу тәкъдим ителә. Ашыгыч очракларда 112 номерына шалтыратырга кирәк.


Нет комментариев