САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Илнар hәм Рузилә Хәбибуллиннарның фамилияләре генә түгел, әти-әниләренең исемнәре дә бер төрле

Ике гашыйк Нәфис белән Рамилне, Нәфисә белән Рамиләне кодалаштырган.

Булмас димә, дөнья бу, дигәннәре тормыштагы төрле могҗизалы хәлләрдән чыгып әйтелгәндер, мөгаен. Бер-берләрен белмәгән ике ярның кавышуы табигый саналса да, икенче яктан караганда, араларында кызыклы тарихлылары да бар. 

Сарман кызы Рузилә булачак тормыш иптәше Илнар белән Интернет челтәре аша таныша. Егет кызга үзе дуслык тәкъдим итә. 

Илнар Зәй районы Чыбыклы авылында туып-үскән. 11 сыйныфтан соң Казан федераль университетының Яр Чаллыдагы филиалында икътисад һәм юридик факультетларын тәмамлаган. Аннан 8 ел Зәй районы Советы һәм Башкарма комитетында эшләгән. Бүгенге көндә — Чаллы шәһәрендә КамАЗның ремонт-инструменталь заводының икътисад куркынычсызлыгы хезмәтендә. Ә Рузилә, Сарман урта мәктәбенең 11 сыйныфын тәмамлагач, Казан дәүләт ветеринария академиясенә укырга керә һәм белгечлек ала. Үз һөнәре буенча Чаллыда ветеринария клиникасында эшли.

Яшьләрнең танышу тарихы хакында сөйләшеп алдык. 

- Илнар, кәләшле булуың хакында ниләр әйтер идең?

- 2021 елның август ае иде. Шулай беркөнне, нәсел агачын төзергә теләп, мин социаль челтәрләрдә үземнең фамилиядәге кешеләрне барлап утырдым, туганнарны эзләдем. Шулчакны чем кара чәчле, күзләрендә ниндидер серлелек яшеренгән бер кызга игътибар иттем. Аның да фамилиясе, билгеле, минеке кебек, Хәбибуллина иде. Тәвәккәлләп, кызга дуслык тәкъдим иттем. Тиз генә булмаса да, ул җавап бирде. Аны да, бәлки, фамилиям җәлеп иткәндер. Шуннан Интернет аша языша башладык. Бераздан мин таныш кызым белән очрашырга Сарманга килдем. Бу вакытта Рузилә, укуын тәмамлап, Чаллыга эшкә урнашып йөри иде. 

- Рузилә, ә син дуслык тәкъдимен ничек кабул иттең?

- Кызларга егетләр язу, я киресенчә — була торган хәл бит инде. Илнар беренче язуында ук зур итеп хат язган иде. Аның сүзләре мәгънәле, акыллы тоелды. Шуңа күңелемә дә ятты, аралашып киттек. Күрешкәч тә, үз-үзен тотышы, тыйнаклыгы ошады. Илнарда игелеклелек, кайгыртучанлык кебек сыйфатлар өстенлек итә, чибәр дә. 

- Белүемчә, сезне уртак фамилия генә түгел, әти-әниләрегезнең исемнәре охшаш булу да берләштерә. Моны белгәч, ничек кабул иттегез?

- Әлбәттә, икебезгә дә кызык булды. Бу могҗизага тиң иде. Ничәмә-ничә кеше арасында нәкъ шундый туры килү очрагы ничә меңгә бер генә буладыр әле. Димәк, танышуыбыз да язмыш бүләге булган. Андый охшашлыклар тагын бар әле. Әнием Нәфисәнең әтисе дә Нәфис исемле бит. Илнарның энесенең исеме дә минекенә охшаш — Рузәл. 

- Әти-әниләрегезне ничек таныштырдыгыз?

- Танышып, бер ел үткәч, Илнар миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Шуннан соң Чыбыклыдан аның әти-әниләре Сарманга кулымны сорарга килделәр. Ике якның беренче танышуы шунда булды. 2022 елның 12 августында безгә хәзрәт никах укыды. Ә 2023 елның 27 январенда без өйләнештек. 

- Бер күрүдә гашыйк булуга ышанасызмы соң? Фамилия генә түгел, фикерләр туры килүе дә кирәк бит әле. 

- Дөрес, бер-береңне якыннанрак белгәч кенә, гашыйк булганыңны аңлыйсың. Киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар, дигән әйтем дә бар бит татар халкында. Гашыйк булу беренче күрешүдән туса, чын ярату вакыт белән сынала, минемчә. Рузилә тыйнаклыгы, шул ук вакытта шат күңелле булуы белән җәлеп итте, аның белән аралашырга җиңел. Әти-әнисе игелекле, эш сөючән итеп тәрбияләгәннәр, аның өчен әби белән бабайга рәхмәтлемен. Хәзер инде тәмле итеп ашарга пешергәнен дә беләм. Ир-ат йөрәгенә юл ашказаны аша, дип тә, белми әйтмәгәннәрдер. Икебез дә тәмле ашарга яратабыз.

- Уртак шөгыльләрегез дә юкмы? 

- Буш вакытларда яраткан кинофильмнарны, сериаллар карыйбыз. Җылы, матур булган көннәрдә саф һавага урамга, паркларга чыгабыз, табигатьтә йөрибез. Җәйге аяз кичләрдә, авылга кайтып, елга бер тапкыр булса да, “йолдызлар яңгырын” күзәтәбез. Илнар тарих, астрономия, табигать белән кызыксына, ә мин хайваннарны яратам.

- Ә нәрсә ул мәхәббәт? 

- Бу хакта гашыйк булу турында сүз чыккач та әйттем, ул вакыт белән сынала. Мәхәббәт, безнеңчә, ике яктан да тигез кайгырту, бер-береңә терәк булу, уртак бәхет өчен тырышу, парыңны ничек бар, шулай кабул итүдер. 

- Ә көнләшү хисе танышмы сезгә?

- Әйе, ул хис һәркемдә дә булмыйча калмыйдыр, мөгаен. Битарафлык та яхшы түгел бит. Ничек кенә булса да, иң мөһиме, бер-береңә ышана белергә кирәк. Беренче вакытларда миндә дә бар иде ул хис, әмма хәзер мин Рузиләгә тулысынча ышанам.

- Ә киләчәккә нинди планнар белән яшисез?

- Без уртак мәхәббәтебезнең җимешен — бәби көтәбез. Балабыз исән-сау дөньяга килеп, аны тигезлектә, мәхәббәттә үстерергә язсын, дип телибез. Әлегә фатирыбызга ремонт ясау мәшәкатьләре белән яшибез. Барыбыз да сәламәт булып, якыннарыбыз янәшәсендә бәхетле гомерләр насыйп итсен, илебездә тынычлык булсын.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә, яшьләр. Киләчәктә тормышыгыз тагын да матур, нурлы, бәрәкәтле, сөенечле мизгелләргә бай булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев