САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Илексаздан Хуҗиннарның тәрәз төпләрендә помидор өлгерә

Яз җитүгә, бакча мәшәкатьләре дә ишек кага. Тик аларны кыштан ук башлаучылар да аз түгел безнең районда. Андый уңган хуҗабикәләр яшәгән йорт тәрәзәләреннән дә аңлашыла ул. Ультрафиолет утлар яктылыгы төшеп торганнарын да еш күрәбез.

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе директорының укыту эшләре буенча урынбасары Зилә Хуҗинаның осталыклары турында моңа кадәр дә язарга туры килсә дә, бу юлы да аның тырышлыгына күз йомып калып булмады. Тәрәз төбендә кыяр-помидорлары өлгерә башлаган аларның.


 

- Болары – тәрәзә төбендә үсә торган сортлар. Теплицага, бакчага утыртыр өчен дә, ел да 200-250 төп помидор утыртабыз. Беркадәрен күчергәч, калганыннан туганнарга, таныш-белешләргә, авылдашларга да өлеш чыгарабыз. Ел да яраннар утыртам. Быел да 10-15 төрлесе кырыклап төп үсеп киләләр, - диде Зилә Әкмал кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев