29 майда Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында II Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы старт ала. Ярышлар сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина Кубокның приз фонды 5 млн сум тәшкил итүен белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
Фонд җитәкчесе сүзләренчә, соңгы өч елда ветераннар өчен иң кирәкле тернәкләндерү юнәлешләренең берсе – спорт. Узган ел Татарстан ветераннары 23 ярышта катнашкан, ә быел алар 14 төрле ярышта үз көчләрен сынаган.
Быелгы Кубакта районнарны һәм спортчыларны колачлауны арттыру күздә тотыла. Төп максат – махсус хәрби операциядән кайткан ир-егетләргә тыныч тормышка кайту өчен шартлар тудыру һәм аларны спорт аша тернәкләндерү.
Нет комментариев