САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа сезонга теплицаларны ничек әзерләргә?

Файдалы киңәшләр.

Яз кояшы теплицаны яхшы җылыта, аны чистарту, яңа сезонга әзерләү өчен, чир чыганакларыннан һәм корткычлардан чистартырга кирәк. Теплицада тәмәке яки күкерт шашкасы яндырырга була. Икенчесе металл конструкциянең буявын боза, 3-4 елга бер буявын яңартырга туры киләчәк. 

✅Бактерия, гөмбәчекләрдән чистарту өчен, теплицаның конструкциясен һәм поликарбонатын яки пыяласын марганцовка кушылган су белән юарга була. Суга “Белизна” яисә кер сабыны өсти аласыз.  

✅Теплицаның туфрагын әзерләргә кирәк. Туфракка компост, көл яки доломит оны өстәгез. Мартта теплицага кыска вегетацияле сидерат (гәрчич, рапс) чәчәргә мөмкин. Бер айда ул яшел ашлама бирерлек булып үсеп җитәчәк. Әлегә печән таякчыгы, триходерма нигезендәге препаратлар кертергә иртә. Туфракның 11оС кадәр җылынуын көтегез. 

✅Салкынга бирешми торган культуралар (кәбестә, редис) чәчкәнче, җирне җылытырга кирәк. Орлыклар салкын туфракта тишелә алмый. Моның өчен җиргә кайнар су сибеп, пленка белән каплыйлар. Туфрак  7оС кадәр җылына. Градусник куйсагыз яхшы булыр. Әгәр температура тиешенчә булмаса, кайнар су сибеп, бу эшне тагын бер тапкыр кабатлагыз. Үсемлекләрне төнге салкыннардан саклау өчен, теплица эченә арка куеп, калын спанбонд белән капларга була.

 

Чыгачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев