Яңа елны ничек каршылаганнар
Хөрмәтле райондашлар! Бүген Яңа елга аяк басачакбыз. Бәйрәм табыны артына утырыр алдыннан райондашларыбыз элекке елларда кичергән маҗаралы хәлләрне дә искә төшереп алыйк әле. Алар сезнең кәефләрне тагын да күтәрер, элеккеге Яңа елларның онытылмас мизгелләрен тагын бер кат хәтер күгеннән үткәрергә ярдәм итәр.
Әлфия Шәрәфетдинова, Зур Нөркәй авылы:
- Тормышымда маҗаралы вакыйгалар шактый булды, шул исәптән Яңа ел белән бәйлеләре дә. Яшь кыз вакытым. Яңа елны каршыларга дип, Казанда эшләүче иптәш кызым янына кунакка киттем. Төнге унберләр тирәсе булды микән, нәрсәдер алырга кибеткә чыктым. Кире кергәндә, лифткә берничә хатын-кыз, бер-ике егет шыгрым кереп тулдык. Һәркайсыбызның өйгә тизрәк эләгәсе килгәндер инде. Тик лифт кинәт туктап калды. Инде 12 туларга ун минут кына калып килә. Бер ханымның сумкасында шампан шәрабе булган икән, унике тулганда, аны ачтык. Сәгать ярым эчендә дуслашып беттек, үзара сөйләшеп, көлешеп, лифттә булса да, Яңа елны күңелле генә каршы алдык. Ә иптәш кызларым, мине эзли-эзли, елап беткәннәр. Ул вакытта әле кәрәзле телефоннар юк иде. Соңыннан барыбыз да рәхәтләнеп көлештек. Бу вакыйгадан соң 53 ел вакыт үтте, әмма бүгенгедәй хәтердә.
Педучилищеның 3 курсында укыганда, дустым Гөлбизә белән Яңа ел каршыларга аларга – Кукмара районының Өскебаш авылына кайтырга чыктык. Шәмәрдәнгә кадәр поезд белән кайттык. Кичке сигездә «попутка»га чыгып бастык. Гөлбизәләр авылы якын түгел, ялгышмасам, 20 километр чамасы. Тик машиналар юк та юк. Аптырагач, тукталышта басып торган биш-алты яшь-җилкенчәк җәяүләп атлый башладык. Басу, урман юллары буйлап кайтабыз. Бик нык ардык, карга ятып, шунда ук йокыга таласы килә башлады. Арабыздагы бер егет бездән зуррак иде. «Утырмыйсыз да, ятмыйсыз да. Утыруга, йоклап китәчәксез, туңып үләчәксез», – дип, безгә йокларга ирек бирмәде. Инде юлны да югалттык, адаштык, итекнең үкчәләре төшеп калды. Атлап аргач, үрмәлибез. Төнге унике тулганда, урман эчендә туктап калдык. Күзләр арудан, йокы килүдән йомыла башласа да, урманның гаҗәеп матурлыгы истә калган: билдән ап-ак кар, нарат, чыршы агачларын да мамык сыман ап-ак бәс сарган, тирә-якны шул кар яктысы яктырта. Бер егет сумкасыннан шампан шәрабе чыгарды. Яңа елны шушы төнге урманда каршыладык. Гөлбизәләргә өченче яртыларда гына кайтып җиттек. Бәйрәм көнне дустымның икетуган абыйсы өйләнгән – Яңа ел төнендә кыз урлап алып кайткан. Шул көнне кич белән аларда мәҗлестә булдык.
Тагын бер Яңа елны искә аласы килә. Шулай ук студент вакыт. Фатир хуҗасы тетя Нюра апаларына китте. Ә без – өч кыз Яңа ел каршыларга җыенабыз. Безнең янга таныш өч егет тә килде. Матур гына Яңа елны каршы алдык та, өч кыз – бер караватка, өч егет икенчесенә йокларга яттык. Иртәнге өчләр тирәсендә ишек кагуга уянып киттек. Дәшеп карасак – Нюра түти. Аңа ишек ачканчы санаулы минутлар эчендә урын-җирләрне, өстәлне җыештырып алдык. Ә егетләрне нишләтергә? Аларны ишек артына яшердек. Ишекне ачып, Нюра түтине юмалый-юмалый түргә озаткан арада егетләр шыпырт кына чыгып та киттеләр. Шушы Яңа елларны хәзер дә сагынып искә алам. Яшьлегемнең иң рәхәт һәм кадерле мизгелләре булган алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев