Якташыбыз чираттагы чакрымнарын узды
Сарманның күренекле марафончысы Фәнис Фәретдинов Россия чемпионатында катнашкан.
1 майдан 3сенә кадәр Казан 44,5 меңгә якын йөгерешчене берләштергән. Стартка Россиянең 85 регионыннан һәм 37 илдән спортчылар баскан. Алар арасында райондашыбыз Фәнис Фәретдинов та бар. Ул, 42 чакрым ераклыкка йөгереп, командасына очколар алып килә. Бу очракта катнашучының яше һәм вакыты исәпкә алына. Нәтиҗәдә, Фәнис Илгизәр улы чыгыш ясаган команда беренчелекне яулый.
- Җиңүгә минем дә өлеш керде. Мин моның белән горурланам, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев