САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

ГТО нормаларын тапшыру мәҗбүриме?

.

Укучылар һәм студентлар өчен ул аеруча файдалы. Югары уку йортларына кергәндә, БДИ имтиханнарына өстәмә баллар кушыла 
 
- Ә ГТО нормалары тапшыруның өстенлеге нәрсәдә? 
- Сәламәт тәндә – сәламәт акыл, дигән бик тә акыллы фикер бар. Беренчедән, сәламәт кеше үзен ышанычлы тота, җиңеллек хис итә. Икенчедән, нормаларны үтәү – физик ныклык күрсәткече. Уңышлы тапшырганнар алтын, көмеш һәм бронза билгеләргә ия булалар. Өченчедән, ГТО нормалары тапшыру укучылар һәм студентлар өчен файдалы. 9 һәм 11 сыйныф укучылары алтын билге алган очракта, аларга югары уку йортларына кергәндә, БДИ имтиханнарына өстәмә баллар кушыла. Быел хәтта 8 балл өстәлде, диючеләр дә булды. Бу бик яхшы. 
- Әзерлексез ГТО тапшырып буламы? 
- Була, әмма нәтиҗәгә ирешеп булмый. Алдан әзерлек, даими спорт белән шөгыльләнү кирәк. Шундый кешеләр бар: алар ГТО нормаларын тапшырырга әзерләнәләр, һәм аларның бу гадәткә кереп кала. Алар спорт белән шөгыльләнүне көндәлек режимда башкара башлыйлар. 
- ГТО нормалары тапшырырга теләгән кеше нишләргә тиеш? 
- Нормативларга нинди спорт төрләре керә? 
- ГТО нормаларын тапшыру мәҗбүриме? 
Болар хакында һәм башка сорауларга җавапларны “Сарман” һәм “Новый Сарман” газеталарының 2021 елның 3 сентябре санында чыккан районның ГТО буенча тестлаштыру үткәрү үзәге җитәкчесе Ленар Дәүләтбаев белән булган әңгәмәдән укый аласыз.

Альбина Сабирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев