САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гамбәрия апаның 95 яшен дә бергә бәйрәм иттек

Сөлек авылында яшәүче Фазылова Гамбәрия Нурмөхәммәт кызына бүген 95 яшь тулды.

Олуг юбилее белән тәбрикләп, кадерлеләре яшәгән йортка балалары, онык-оныкчыклары җыелганнар иде. Юбилярны гөлчәчәкләргә, тәмле-тәмле күчтәнәчләргә күмделәр алар. Истәлекле көне уңаеннан, ветеран Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләкләре, чәчәк бәйләме кабул итте. Аларны, изге теләкләр теләп, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова тапшырды. Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, аның урынбасары Розалия Әхмәтшина, белгеч Сәрия Хәлиуллина, авыл ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова, Гамбәрия апаны юбилее белән котлап, киләчәктә дә кадер-хөрмәт, сихәтлек теләделәр.

- Әти-әнине тәрбияләүнең чын үрнәге. Балалары бик нык хөрмәт күрсәтәләр, кадерләп кенә торалар. Гамбәрия апаның озак яшәвенең дә сере, мөгаен, шундадыр, - диде Наилә Наил кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев