Фәрит һәм Мөнәвәрә Фазуллиннар тату яшәүнең серен бер-береңә юл куя белүдә күрәләр
Сарман авылында яшәүче Фәрит һәм Мөнәвәрә Фазуллиннар нәкъ моннан 50 ел элек гаилә коралар.
Фәрит абый – Иске Минзәләбаш авылының иң тырыш һәм иң уңган гаиләләренең берсендә туып-үсә. Ә Мөнәвәрә апа – Саба районының Олы Шыңар авылы кызы.
Алар икесе дә гомер буе җаваплы хезмәтләр башкаралар, бер кыз үстерәләр. Гомер юлында очраган каршылыкларны бергә җиңәләр. Бүгенге көндә кызлары Гөлназның, ике оныкларының, ике яктан да күп санлы туганнарының ихтирамын, кадер-хөрмәтен тоеп яшиләр.
Юбилярларны алтын туйлары белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Якыннары да аларга иң матур теләкләрен җиткерделәр.
Юбилярлар безнең белән ярты гасыр буе тату яшәүнең сере белән дә уртаклаштылар. «Ул гомер буе минем бортинженер булды», – ди Фәрит абый, шаяртып. Болар хакында газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев