Фәһимә апа гомер бәйрәмен каршылый
Бүген Чукмарлы авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Мөхәммәтшина Фәһимә Әбуталип кызы 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
Фәһимә апаның балалык һәм яшьлек еллары авыр сугыш елларына туры килә. Зур тырышлык белән урта һәм югары белем ала, гомер буе җаваплы хезмәтләр башкара. Туган авылында агроном, колхоз һәм авыл Советы рәисе булып эшли, тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте өчен орден-медальләргә һәм башка бүләкләргә лаек була.
Фәһимә апа хакында авылдашлары “аяклы энциклопедия” диләр. 90 яшен дә ул ачык зиһен, әйбәт хәтер белән каршылый һәм ул бүген дә – хәрәкәттә. Аның авыл тарихына һәм аның кешеләренә багышланган “Көмеш чишмәләр моңы” дигән китабы авылдашлары өчен зур бүләк булды. Тормыш иптәше Раиф абый белән бер кыз, бер ул үстерә. Бүгенге көндә балаларының игелекләрен, өч онык һәм дүрт оныкчыгының куанычларын күреп яши.
Фәһимә апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга матур теләкләрен шулай ук “Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, Чукмарлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Һадиуллин, җирлек ветераннар советы рәисе Зөлфия Туктаров җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев