Дилүс Гомәровка тиңнәр булмады
.
Агымдагы елның 3 июнендә Казанда республиканың муниципаль районнары hәм шәhәр округлары арасында пенсионерларның "Өченче буын" республика Спартакиадасының финал ярышлары үткәрелде. Ул быел унбишенче тапкыр оештырылды. Анда безнең ветераннарыбыз да уңышлы чыгыш ясадылар. Нәтиҗәдә Дилүс Гомәров ГТО нормативларын тапшыру буенча җиңү яулады. Рамил Тимербаев җиңел атлетика буенча икенче урынны алды. Ә Зөлфия Фәттахова йөзү ярышларында икенче булды. Альберт Корбыев әлеге төрдә җиденче урында урнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев