Чаллы-Сарман юлының бер өлеше вакытлыча ябылды
Көчле яңгырлар юлларга да зыян ясыйлар. Бүген Чаллы-Сарман юлының 42-нче километрында Янурыс авылы янында яңгырлар нәтиҗәсендә юлның бер өлеше сафтан чыкты – әйтүләренчә, юл аркылыга 7-8 метрлар чамасы аска убылган.
Район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бирегә тиз арада «Главтатдортранс» учреждениесе җитәкчелеге һәм юлчыларның килүе көтелә, алар хәлне урында карап, проблеманы чишү юлларын билгеләячәкләр.
– Хәзергә тиз арада Чаллы Сарман юлының бу өлеше ябылды, юл участокларына әйләнеп узу юлын күрсәтүче табличкалар куелды, ЮХИДИ хезмәткәрләре билгеләнде һәм алар машина йөртүчеләргә шулай ук әйләнеп узу юлы турында хәбәр биреп торалар. Чаллы-Сарман юлының 41-нче километрында исә су асфальт өстеннән ага, чөнки суүткәргеч торбалар көчле яңгыр суларын үткәреп бетерә алмыйлар, – диде бу уңайдан «Татавтодор» җәмгыятенең Түбән Кама филиалы Сарман участогы начальнигы Нәфис Фәсхетдинов.
Җитәкчеләрнең әйтүенә караганда, Чаллыга барырга теләүчеләр Ләке, Петровка Завод һәм Шыгай юлы аша бара алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев