Махсус операциядән кайтып, Илназ сөйгәне белән никах укытты
Бәхеткә бер адым ясаган ике йөрәкне хәзер ераклык та аера алмый. Алар бер-берсенә ышаныч, тугрылык һәм чиксез мәхәббәт нигезендә гомер күпере салалар.
Һәрбер мәхәббәтнең үз башлангычы була. Кемнәр өчендер ул озак елларга сузылган дуслык аша килә, ә кайберәүләрдә, көтмәгәндә, очраклы бер күз карашыннан туа.

Илназ белән Адиләне исә язмыш моннан бер ел элек Әлмәт урамнарының берсендә очраштыра. Егет шәһәргә абыйларына кунакка килгән була. Каршына атлаучы кызның күз сирпеп алуы да җитә. Бер мизгелдә яшьләр арасыннан күренмәс кайнар очкын йөгереп уза. Аның уты, ук булып, икесенең дә йөрәгенә кадала. Егет кыздан исемен, телефон номерын сорый. Беренче очрашу шуның белән тәмамлана. Бу Илназның махсус хәрби операция зонасыннан чираттагы ялга кайтып, китәр соңгы көннәре — 2025 елның май ае була. Икенче көнне яшьләр яңадан очрашалар.
- Башта ул миңа ниндидер сәер тоелды. Безнең арада бернәрсә дә була алмас кебек иде. Чөнки ул еракта, китәр дә, мине онытыр, дип уйладым. Тик аннан мин аңа чын-чынлап гашыйк булдым, — дип искә ала Адилә.
Алар телефон аша языша, аралаша башлыйлар. Илназ кызны дуслары белән дә таныштыра. 26 майда ул янә хезмәтенә китә. Шул көннән аларның мәхәббәте, бер-берсенә булган хисләре вакыт белән генә түгел, ә ераклык белән дә сынала башлый. Тора-бара, егет белән кыз бер-берсенә ныграк тартылалар, элемтәләр ныгый бара.
Беренче көннән үк Адиләнең минем өчен насыйп яр икәнен аңладым. Ул минем өчен кайгыра, борчыла, авыр вакытларда терәк булырдай сүзләр яза, гел минем белән ныклап торып кызыксынып торды. Аның мәгънәле, игътибарлы, акыллы булуы мине һаман саен үзенә ныграк җәлеп итте, — диде Илназ.
Кыз исә егетнең тәвәккәл, ныклы характерлы, үз сүзендә торучан булуын ошата. «Мин анда икеләнмим, аның тугрылыгына бер дә шикләнмим. Ул беренче көннән ышаныч яулады. “Син миңа кирәкмисең”, дип әйтмәячәге билгеле иде аның. Илназ барысы да җитди булачагын аңларга мөмкинлек бирде миңа”, — диде булачак Илексаз килене.
Адилә — шәһәр кызы, урта мәктәптә белем алганнан соң, Әлмәт физкультура техникумына укырга кергән. Бүгенге көндә 4 курста һөнәр үзләштерә. Физик тәрбия буенча педагог, тренер булачак. Акробатика белән шөгыльләнә. Укып бетергәч, Яр Чаллы педагогия университетына укырга керергә ниятли. Спортны ярату икесен дә берләштерә, чөнки Илназ да кечкенәдән физик яктан чыныгу алып үсә.
Былтыр 24 октябрьдә, чираттагы ялга кайткач, Илназ белән Адилә очрашалар. Ә 5 ноябрьдә егет кызга гомерлек яры булырга тәкъдим ясый. Гаилә коруның икесе өчен дә җаваплылык өстәгәнен аңлыйлар яшьләр. Баштагы мәлләрдә әти-әнисе Виталий белән Миләүшә кызларының яшьлеге солдат көтеп узар, дип уйлыйлар. Әмма, тора-бара, Адиләнең карарын хөрмәт итеп, аның белән килешәләр һәм хәер-фатихаларын бирәләр, балаларының бәхетле булуларын телиләр.

Илназның әтисе Илнур да улына: «Өйләнеп, син еракка китәсең, хатының монда калачак. Сынаулар аша уза алырсызмы? Син моңа әзерме?» — дип сорый. Егет сүзе бер була: ул чит-ят уйларга шик калдырмый, үз карарының ныклы булуын әйтә. Әнисе Алсу да улына ышана.
14 март көнне Илназ чираттагы ялга кайтты, һәм яшьләр 23е көнне Әлмәт шәһәрендә никахларын рәсмиләштерделәр. Рузил хәзрәт укыган вәгазьләр аларның күңеленә мәңгегә уелып калыр. Хәзер ике як өчен дә җаваплылык арткан. Балалар да, әти-әниләр дә матур киләчәккә ышанып яшиләр. Берсе — киленле, икенчеләре кияүле булачак мизгелләрен чын күңелдән сөенеп көтәләр. Августта яшьләр зур туй ясарга планлаштыралар.
Газета укучылар хәтерлиләрдер, мин Илексаз авылы егете Илназ Фәрхетдиновның, хәрби килешү төзеп, махсус операциягә китүе турында язган идем инде. Россия армиясенең элиталы һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән егет, Украинада хәрби хәрәкәтләр башлангач, килешү төзи һәм ил сагына баса. Ул беренче көннәрдән үк безнең тынычлыкны, иминлекне тәэмин итүгә үзенең өлешен кертә. Илназ янә хәрби хезмәткә китте. “Без җиңеп барабыз, әмма авырлыклар бар әле. Хәзер үзем өчен генә түгел, гаиләм өчен дә көрәшергә кирәк», — диде бүлекчә командиры өлкән сержант Фәрхетдинов. Позывное да — “Фара”, димәк, яктылык өләшүче, киләчәккә өметле юл күрсәтүче ул. Аның күкрәгендәге бүләкләр — IV дәрәҗә «Георгий тәресе» аерымлык билгесе, «Батырлык өчен», Жуков, ике «Хәрби хезмәттәге аерымлык өчен», «Халыкларның хәрби бердәмлеге өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучыга» медальләре — батырлыкның гына түгел, ә рух ныклыгының да символы.

- Хисләр булганда, бернинди чакрымнар да мәхәббәткә киртә кора алмыйлар. Иң мөһиме, бер-береңне аңлау, бернәрсәне дә яшермәү, аралашып тору, терәк булу кирәк. Илназ үзе, аның мәхәббәте минем өчен бик мөһим. Мин аннан башка яши алмыйм. Тизрәк хәрби хәрәкәтләр тәмамлансын иде. Илназны бик яратам һәм аның җиңү белән кайтуын сагынып көтәм, — диде Адилә.
Бу сүзләр гади генә тоелмады миңа. Ара ераклыгына карамастан, йөрәкләре бергә тибүче яшьләрнең тормыш кредосы булып яңгырый алар. Без яшьләрнең бәхетле киләчәгенә, Илназның җиңү белән исән-сау кайтачагына ышанабыз. Мәхәббәт көтә белгәннәргә тагын да татлырак һәм кадерлерәк була, ул авырлыкларны җиңеләйтә, вакытны җиңә белә.
Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев