Бәйрәм күңелле мизгелләргә бай булды
Җәмгыять

Бәйрәм күңелле мизгелләргә бай булды

Бүген Сарманның үзәк Ял паркы бәйрәм шавыннан гөрләп торды.

Парк сәхнәсендә берсеннән-берсе матур һәм сугыш еллары хатирәләрен яңартучы җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Спорт сөючеләр төрле спорт төрләрендә көчләрен, җитезлекләрен сынадылар. Ә бер якта “солдат боткасы” пеште. Аннан авыз итәргә теләүчеләр дә күп булды. Ретро-машиналар яныннан да халык өзелмәде. Алар белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин үзе дә кызыксынды.


Нет комментариев