Быел Татарстанда дәүләт имтиханнарын тапшырмаучылар юк
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин брифингта узган елдагы имтиханнардан баш тарту очраклары быел кабатланмавын белдерде. Узган ел төп дәүләт имтиханын сигез укучы, Бердәм дәүләт имтиханын ике кеше тапшырмаган булса, быел мондый очраклар теркәлмәгән, дип яза «Татар-информ» МА.
Министр ата-аналарга, прокуратурага, судларга һәм ММЧга аттестацияне узу мөһимлеген аңлату буенча бергәләп эшләүләре нәтиҗә бирүен атап үткән. «Имтиханда катнашудан баш тартуны, аеруча шәхси мәгълүматларны эшкәртүдән баш тартуны булдырмау – безнең уртак эшнең уңышы», – диде ул.
Узган ел имтиханга килмәгән тугызынчы сыйныф укучыларыннан өчесе бу очракта аттестат алмаган, башкаларга карата ата-аналарның балаларын аттестациягә китерү буенча вазифа үтәлмәве сәбәпле суд карарлары чыккан. Бу эшләр өч кешегә карата әле дә дәвам итә.
Быел шулай ук имтиханнан чыгару очраклары да булмаган. Әмма 22-23 июньдә Арча, Алабуга, Түбән Кама һәм Казанда ракета куркынычы аркасында 1253 укучы эвакуацияләнгән. Эвакуациядән соң биш элеккеге ел укучысы имтихан тапшырудан баш тарткан, шуларның дүртесе резерв көннәрендә имтиханны тапшырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев