Җәмгыять

Бүген Татарстанда яңгыр явачак, һава +16 градуска кадәр җылына

20 апрель, дүшәмбе көнне республикада болытлы һава торышы фаразлана. Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, яңгыр көтелә. Көнбатыш районнарда урыны белән явым-төшем көчле булачак. Төнлә һәм иртән томан төшүе ихтимал, дип яза «Татар-информ» МА.

Төнлә һава температурасы +3..+8 градус тирәсендә булган. Көндез һава +7..+13 градуска кадәр җылыначак, ә көнчыгыш районнарда урыны белән термометрлар +16 градусны күрсәтәчәк.

Казан шәһәрендә дә болытлы һава һәм яңгыр фаразлана. Башкалада көндез максималь температура +9..+11 градус булачак.

Районда да шундый ук һава торышы көтелә. 


Нет комментариев