Бүген республикада һава +16 градуска кадәр булачак, явым-төшем көтелми
Чәршәмбе көнне республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итүенчә, төнлә кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр явуы мөмкин, ә көндез исә әһәмиятле явым-төшем булмаячак. Бу турыда «Татар-информ» МА хәбәр итә.
Җил төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә исә, кайбер урыннарда аның көчәеп 15-18 метрга кадәр баруы ихтимал.
Төнлә һава температурасы +2..+7 градус арасында булачак. Көндез термометрлар +11..+16 градуска кадәр күтәреләчәк.
Районда да шундый һава торышы саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев