18 апрель, шимбә көнне, Татарстан Милли китапханәсендә Бөтенроссия «Библиотөн» акциясе оештырыла. Быел ул илдә 15нче тапкыр «Халыклар бердәмлеге – Россия көче» дигән темага багышлана, дип яза «Татар-информ» МА.
Китапханә кунакларын көн буена төрле чаралар көтә: күргәзмәләр, стендап-шоу, аудиокитаплар ясау буенча остаханә, иҗат кешеләре белән очрашулар.
Сәгать 9:00 дән 21:00 гә кадәр классик залда «Татарстан – Россия халыкларын берләштерүче үзәк», универсаль залда «Без – юлдашлар: Россия милләтләре китаплары», шулай ук «Бердәмлек ритмында. Россия халыклары биюләре» дип исемләнгән китап күргәзмәләре эшләячәк.
16:00 сәгатьтә музыкаль залда «Дөрес язу серләре клубы» әгъзаларын көтәләр.
17:00 тә чит ил студентлары белән сорау-җавап рәвешендә дустанә, җылы очрашу планлаштырылган. Анда катнашучылар төрле чит телләрдә аралашачак.
Чараның тулы программасы белән ссылка аша танышып була, дип хәбәр итә Милли китапханәнең матбугат хезмәте.
Нет комментариев