САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген районда Дәүләт Советы депутаты булды

Ул балаларга татар телендә тәрбия бирү мәсьәләләре белән кызыксынды.

 Бүген – 19 август көнне районда эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комитет әгъзасы Камил Нугаев булды.
 Камил Әсгать улы иң элек Зур Нөркәй урта мәктәбен карады, татар телендә укыту мәсьәләләре белән танышты. Соңыннан ул район үзәгендәге “Лилия” балалар бакчасына юнәлде. Бакчада балалар сәхнәләштергән татар халык әкиятен тамаша кылды, балалар төркемнәрендә булды, бакчага йөрүче сабыйларга татар телендә тәрбия бирү мәсьәләләре белән кызыксынды, проблемалар турында сорашты. Кечкенәләр кунакларга шулай ук халкыбыз уеннарын уйнап күрсәттеләр.
 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев