Җәмгыять

Бер атнада республикада спиртлы эчемлекләрдән 7 кеше зыян күргән

Татарстанда 6-12 апрель аралыгында алкоголь һәм спиртлы продукция белән агулануның 7 очрагы теркәлгән.

Бер атна эчендә барлык химик чыгышлы агуланулар 57гә җиткән, 77,2% очракта ир-атлар зыян күргән.

Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең территориаль бүлеге мәгълүматлары буенча, агулануларның 58,3% – даруларны ялгыш кабул итү сәбәпле. Алкоголь аркасында 25% очрак теркәлгән, калганнары башка сәбәпләргә бәйле.

 


Нет комментариев