САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы зур тантана төсендә башланды

Кадерле бәйрәмебезне билгеләп үтәргә җыелган халыкны иң элек район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде.

- Сезне Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгы белән тәбрик итәм. Бүген – тынычлык сөюче кешелек өчен иң кадерле һәм иң изге бәйрәм. Икенче бөтендөнья сугышы бик күп дәүләтләрнең һәм халыкларның язмышына кагылды. Ләкин ул совет кешеләренең рухын сындыра алмады. Безнең районнан да 7 меңгә якын сарманлы илебез азатлыгы өчен һәлак булдылар. Бөек Ватан сугышына 9 меңнән артык улын һәм кызын озаткан Сарман районында бүгенге көндә 5 сугыш ветераны, 58 сугыш ветеранының тол хатыны, 203 тыл ветераны, 1993 сугыш чоры баласы яши. Без аларга чиксез хөрмәтебезне җиткерәбез, рәхмәтебезне белдерәбез, илебез азатлыгы өчен гомерләрен биргән ветераннар истәлеге алдында баш иябез. Килер елларда күк йөзе аяз, дөньялар тыныч булсын. Бөек Җиңү белән сезне! – диде ул.
Якташыбыз, кадерле кунагыбыз – Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Рамазанов сарманлыларга республика Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев