Бабамнар сугышта да, тыныч хезмәттә дә сынатмаганнар
Бөек Ватан сугышында ике дәү бабам катнаша һәм илгә Җиңү яулаша.
Минем дәү бабам Сәетгалиев Фәхразый Сәетгали улы 1907 елның 3 сентябрендә Азалак авылында крестьян гаиләсендә туа. Ул – минем әниемнең әтисенең әтисе. Бабам 1941 елда Бөек Ватан сугышына алына. Ул Мәскәүнең 2 нче мотоВЧК дивизиясендә хезмәт итә, башкалабыз янында барган каты сугышларда катнаша. Батырлык үрнәкләре күрсәтә, «Мәскәүне саклаган өчен» медале белән бүләкләнә. Туган авылына 1946 елның җәендә генә әйләнеп кайта. Бабам тыныч хезмәттә дә сынатмый. «1 Май» колхозында бригадир булып эшли. Мин аның белән чын күңелемнән горурланам! Ул илебезгә намус белән хезмәт иткән. Бу хакта аның күпсанлы орден һәм медальләре дә сөйли. Бабам 1984 елда вафат булды. Ләкин аның якты истәлеге безнең күңелләрдә саклана.

Икенче бабам Салихов Минтаһир Салих улы – әниемнең әтисенең әтисе – 1907 елның 16 августында шулай ук Азалак авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Аңа җиде яшь тулгач, әтисе Салих вафат була. Җиде бала ятим кала. 1941 елда Минтаһир бабай армиягә алына. Төрле милләт кешеләре белән беррәттән, илебез азатлыгын яклаша. Калинин өлкәсенең Осташков шәһәре янындагы сугышларда катнаша. Бәрелешләрнең берсендә яралана һәм госпитальгә эләгә. Аннары Бөек Луки янындагы сугышларда катнаша. Ул чакта Торопец шәһәре тирәсендә каты сугышлар барган була. Зур юл төене булган әлеге шәһәр Бөек Лукига юнәлешне каплап тора һәм зур тыл базасы булып тора. Анда бик күп армия складлары урнаша. Торопец гарнизоны, анда булган 1200 кыр жандармериясе һәм полициясеннән, 206 пехота дивизиясе һәм 207 танкка каршы дивизионның самокатчылар ротасыннан тыш, 95 пехота дивизиясенең 403 пехота полкы белән көчәйтелгән була. Шунда ук кавалерия бригадасы, 189 һәм 416 пехота полкларының исән калган сугышчылары чигенә.
Минтаһир бабай ефрейтор була, автоматчылар ротасында сугыша, батырлыгы өчен ике медаль белән бүләкләнә. 1945 елның җәендә ул туган авылына әйләнеп кайта. 1967 елга кадәр колхозда эшли. Миңнегаян әбием белән 10 бала үстерә.
Минем өчен Минтаһир бабам зур горурлык булып тора. Гомумән, без барыбыз да Җиңү сәгатен якынайтучылар белән горурланабыз. Бабам авыр сугыш вакытында да, тыныч тормышта да илебезгә намус белән хезмәт иткән. Гади солдат килеш, илебезнең бәйсезлеге, матур киләчәге өчен мөмкин булганның барысын да эшләгән. Күпсанлы орден һәм медальләре, Рәхмәт хатлары – моңа дәлил. Ул 1985 елның 20 июнендә вафат була, туган авылында җирләнә.
Бөек Ватан сугышы, илебез азатлыгы өчен гомерләрен биргән, кан түккән батырларыбыз онытылырга тиеш түгел. Бу илләр тарихында тагын да куркынычрак хәлләр булмасын, кешеләр кешенең күп нәрсәгә сәләтле булуын истә тотсын һәм беркайчан да үз-үзләренә ышанычларын югалтмасын өчен кирәк. Мин дә һәрвакыт бабамны истә тотачакмын. Мин аңа шушы җирдә яшәвем өчен дә рәхмәтлемен: аңардан башка мин дә булмас идем.
Гөлдәния Бәдертдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев