Авыл җирлекләрендә башлыклар сайлыйлар
Бу көннәрдә районның авыл җирлекләрендә депутатлар утырышлары уза.
Аларда район Советы һәм Башкарма комитеты вәкилләре дә катнашалар. Җирлек депутатлары авыл башлыгын сайлыйлар һәм район Советының вәкиллекле органына депутат тәкъдим итәләр.
Шундый утырышларның берсе Яңа Имән авыл җирлегендә дә узды. Утырыш эшендә район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова катнашты. Ул авыл җирлеге башлыгы итеп Гәрәев Рөстәм Фәрит улының кандидатурасын тәкъдим итте. Аның исеме бюллетеньнәргә кертелде. Депутатлар, яшерен тавыш бирү юлы белән, әлеге кандидатураны бердәм хупладылар. Район Советына вәкил итеп, Яңа Имән авыл җирлегенең 2 санлы сайлау округы депутаты Сабирова Альбина Әшрафулла кызы сайланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев