Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Әнкәй исән чакта без бик бай”, - диделәр 103 яшен тутырган Нәфисә апаның уллары

Урта Кәшер авылында гомер итүче Насыйбуллина Нәфисә Нәбиулла кызына бүген 103 яшь тулды. СөбханАллаһ, үз акылында, сыенда һәм хөрмәтендә кече улы Салават белән килене Гөлфирә тәрбиясендә кадерле булып яши ул. Биш ул тәрбияләп үстергән ананың онык-оныкчыклары да бик яраталар әбекәйләрен.

Йөзьяшәр әбине истәлекле туган көне белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, матур теләкләр белән Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме, күчтәнәчләр тапшырды. Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, балалары, киленнәре, оныклары да бәрәкәтле, сихәт гомер теләделәр.
- Мин 1923 елда туганмын. Сигез бала үстек без. Җиденче класска кадәр укыдым, аннан колхозга эшкә чыктым. Мине тракторчыга укырга җибәрделәр. Аннан эшли башладым. Аллаһка шөкер, бер дә чирләп ятканым булмады, бүгенгә зарланмыйм. Балаларым – янымда, бик нык тәрбиялиләр. Олы улым гына гүр иясе булды, - диде Нәфисә апа.
Улларының барысы да гармунда уйныйлар, әтиләреннән күчкән сәләтне кадерле ядкяр итеп саклыйлар. Салават, Нәҗип, Әдип абыйлар әниләрен җырлап котладылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев