Җәмгыять

Әлмәт районында «Җиңү паровозы»н көтәләр

28 апрельдә Әлмәт районында тарихи вакыйга көтелә. Легендар «Җиңү паровозы» «Әлмәт» станциясенә килеп туктаячак. Аның килү вакыты – 16:35, ә тукталышы өч сәгатькә сузылачак. Бу турыда Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» МА.

Поездны данлыклы «Лебедянка» паровозы җитәкли. Унөч платформаның уникәсендә сугыш чоры техникасы урнаштырылачак. Катнашучылар һәм кунаклар өчен концерт, корал күргәзмәсе, мастер-класслар оештырыла. Техника белән фотога төшәргә һәм паровоз кабинасын карарга да мөмкин булачак.

Бу чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча оештырыла.


Нет комментариев