Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Алина Гыйльфанова гер күтәрү серләре белән бүлеште

Гер спортының туган көне булып рәсми рәвештә 1885 елның 10 августы санала. Ул вакытта табиб Владислав Краевский үз фатирында «атлетика сөючеләр түгәрәге» оештыра. Бу дата илебезнең көч таләп итүче спорт төрләренең, шул исәптән гер спортының да туган көне булып тора.

Гер спорты – авырлык күтәрүнең иң борынгы төрләренең берсе. “Гер” сүзе, фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә, «авыр әйбер» дигәнне аңлата. Ул иске рус батырларыннан килә, аларның көчен, осталыгын һәм түземлелеген символлаштыра. 18 гасыр башында, артиллериянең актив үсүе нәтиҗәсендә, яшь тупчыларны тизрәк һәм нәтиҗәлерәк өйрәтү өчен, гер снаряды уйлап тапканнар. Бөтен даһи әйбер дә гади бит: пушка ядрәсенә ручка да ясаганнар. Кул, арка һәм аяклар мускулларын ныгыту өчен, күп функцияле һәм гаять гади спорт снаряды барлыкка килгән.

Әлеге бәйрәм рәсми үткәрелмәсә дә, шактый популяр. Сабантуйларда да гер күтәрүчеләрне күзәтергә яратам мин. Безнең районда да гер спортын үз итүчеләр бар. Алар белән спортчы Нәркиз Мөхәммәтов шөгыльләнә. Көрәшче буларак та танылган райондашыбызның уллары Нәзил белән Нурзил дә гер спортын үз итәләр.

Гер күтәрү белән мавыгучы кызлар да бар. Шундыйларның берсе – Сарманнан Алинә Гыйльфанова.

  • Алинә, гер күтәрү белән мавыгуың ничек башланды?

  • 2014 елда беренче тапкыр район мәктәпләре беренчелегенә гер күтәрү буенча кызлар арасында да ярышлар оештырылды. Мин ул вакытта 10 сыйныфта укый идем. Шул чакта беренче тапкыр гер күтәрдем.

  • Бу очраклы гына килеп чыкмагандыр бит инде?

  • Кыш көне мин тренажер залына йөри башлаган идем. Үземчә, физик көчне ныгытасым, аннан гәүдәне дә формада тотасым килде. Без, кызлар, сылу булырга тырышабыз бит инде. Безне гер күтәрү алымнарына Илшат Ситдыйков (мәрхүмнәрдән булсын) өйрәтте. Ә мәктәптә минем тренажер залына йөрүемне беләләр иде. Шуңа физкультура укытучым Данияр Кәлимуллин (урыны оҗмахта булсын), мәктәп данын яклап, ярышларда катнашырга тәкъдим итте. Мин риза булгач, ике тренер мине ярышка әзерли башладылар. Анда бөтен үлчәү категориясе дә бергә бәяләнде. Ул ярышларда өченче урынны алдым. Шуннан миңа ничектер дәрт кереп китте. Кайбер ярышларда очколарны санамый калдыру очраклары да булгалады. Әлбәттә, бу миңа ошамады, һәм мин тагын да үҗәтрәк шөгыльләнә башладым. Шул елны Сабан туенда катнаштым. Ул вакытта 8 килограммлы гер күтәрә идек. Гадәти ярышларда 10 минут эчендә һәр кулга ничәне күтәрә алу бәяләнсә, бу юлы 3 минутта мөмкин кадәр күбрәк күтәрергә әзерләндем. Ул елны рекорд куйдым мин. Ничә тапкыр күтәргәнемне төгәл генә әйтә алмыйм хәзер, әмма 3 минут эчендә йөздән артык күтәргәнем хәтердә калган. Ул барысы өчен дә бик истәлекле чыгыш булды. Шуннан, ярышларда катнашып, азартка кереп киттем. 2015 елда мәктәпләр арасында районда үз үлчәм категориясендә дә, абсолют җиңүчегә дә беренче калдым. Аннан республика ярышларына әзерләнә башладым. Илшат абый истәлегенә дә катнашасым килде.

  • Мәктәпне тәмамлагач та, гер күтәрүеңне дәвам иттеңме?

  • Кызганыч, университетка кергәч, анда гер спорты булмады. Күбрәк волейбол, баскетбол белән шөгыльләндек. 2017 елда авыл яшьләре ярышларында Сарман районы өчен чыгыш ясарга чакырдылар. Шунда республика ярышында гер күтәрү буенча беренчелекне алдым.

  •  

  • Гер күтәрү җиңел эш түгел бит инде ул, ничек курыкмадың, Алинә?

  • Әйе, миннән еш сорыйлар бу хакта. “Эш авырлыкта түгел, ул техника белән күтәрелә. Дөрес эшләсәң, гер үзе “оча” ул”, - дип җавап бирәм кызыксынучыларга. Иң мөһиме, кул чугын дөрес эшләтергә, чыдам булырга кирәк.

  •  

  • Ничә килограммлы герләр күтәрергә туры килде?

  • Иң элек, әйткәнемчә, 8 килограммлыны күтәрдем. Аннан зур ярышларда 16 килограммлы гер күтәрергә туры килде. Сабантуйларда да беренче елны гына кечкенәне күтәрдек. 18 яшьтән узган хатын-кызларга 24 килограммлыны куя башладылар. Анысын, гадәттә, спорт мастерына кандидатлар күтәрә. 

  •  

  • Гер спорты белән шөгыльләнү сиңа нәрсә бирә?

  • Мине әлеге спорт төренең үзенчәлекле булуы җәлеп итте. Барлык хатын-кызлар да гер күтәрергә атлыгып тормыйлар бит әле. Нәкъ менә үзгә булуы минем үземә ышанырга көч бирде. Ярышларда катнашкан саен, дәрт ныграк арта иде. Призлы урыннарны да бирәсе килмәде. Соңгы тапкыр, узган ел Кичүчатта узган Сабантуйда катнашып, беренчелекне яуладым. Хәзер көч күбрәк балаларга китә кебек, шуңа быел катнашмадым. Ә тренажер залына йөрим, сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирәм.

  • Әңгәмәң өчен рәхмәт, Алинә, уңышлы чыгышларың алда булыр әле, дип ышанам.         

Әйе, авыр герне бер кул белән баш өстенә күтәрү ныклык, чыдамлык һәм зур ихтыяр көче таләп итә. Гер спорты – ул милли рухны саклаучы, батырлыкны сынаучы затлы спорт төре дә.


Рус артиллериясендә чуен ядрәләрнең авырлыгы 64 фунт – 29 килограмм булган. Хәзерге ярышларда спортчылар 16, 24 һәм 32 кг авырлыктагы герләрне күтәрәләр.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев