Җәлил интернат-йортында актив ял оештырылды
Кичә Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортына «СМОГУ-туры выходного дня» проекты җитәкчесе Марат Ильясов үз командасы белән кунакка килде.
Анда яшәүчеләр өчен бай программа оештырылды: кунакларны өч төркемгә бүлделәр, аларда шашка, шахмат һәм домино турнирлары, бармак гимнастикасы буенча шөгыльләр һәм күнегүләр, шулай ук видеоэлемтә аша аралашу үткәрделәр.



Чара катнашучыларга якты хисләр, тере аралашу бүләк итте һәм сәламәтлекләре өчен файдалы булды.
Бу проект Россия Федерациясе Президентының Президент грантлар фонды тарафыннан бирелгән грантны кулланып гамәлгә ашырыла.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев